Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Театр – сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә» дигән акция башлана
«Казан вертолет заводы» ААҖ белән М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында аңа старт бирелә
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ». Миләүшә Низаметдинова). «Казан вертолет заводы» ААҖ 4 июньнән 16 июльгә кадәр М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында «Театр – сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә» дигән уртак хәйрия акциясе оештыра. Шуны гамәлгә ашыру өчен, завод 1 млн. сум акча күчергән. Нәтиҗәдә, Казан вертолет заводының һәм шәһәрнең Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә театрның 12 спектаклен бушлай тамаша кылу мөмкинлеге була: һәр спектакльгә 200дән артык билет заводның һәм шәһәрнең Ветераннар советы, профсоюз оешмалары аша сугыш һәм хезмәт ветераннарына таратыла, диелгән ТР Мәдәният министрлыгыннан алынган хәбәрдә.
Хәзерге вакытта Казан вертолет заводы, үзенең лаеклы ялдагы хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтү максатларында, махсус пенсия фонды булдырган. Заводтан өстәмә пенсия алучы эшләмәүче пенсионерлар 3500 кеше исәпләнә, шуларның 1169ы – Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз