news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда “Тайна Чингис Хаана” фильмы күрсәтелә
Премьера алдыннан картина журналистлар хөкеменә тәкъдим ителә
Скопировать ссылку
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 10 март көнне башкаланың “Карофильм” кинотеатрында якут режиссеры Андрей Борисовның “Тайна Чингис Хаана” фильмын, премьера алдыннан, журналистлар хөкеменә тәкъдим итү була.
Борисов Андрей Саввич – Саха (Якутия) Республикасы мәдәният министры. Фильмны тәкъдим иткән көнне аның җитәкчелегендәге делегациянең Казанга килүе көтелә.
“Тайна Чингис Хаана” картинасы — тарихи-эпик драма. Ул олуг ханның дөньяга килүеннән алып, император дәрәҗәсенә кадәр күтәрелүе турында.
“Татаркино” дәүләт учреждениесеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге халыкара кинопроект, Монголиянең мәгариф, мәдәният һәм фән министрлыгы арасындагы мәдәни хезмәттәшлек нигезендә, Саха (Якутия) Республикасы Хакимияте булышлыгы белән тормышка ашырыла. “Тайна Чингис Хаана” фильмы Якутиянең халык язучысы Николай Лугиновның “По велению Чингис Хана” романы буенча халыкара иҗат коллективы тарафыннан төшерелгән. Фильмда якутлар, тувалылар, бурятлар, хакаслар, башкортлар, руслар, шулай ук Монголия, Алмания, Кытай, АКШ актерлары да җәлеп ителгән.
Картинаны төшерүчеләр аны Россиянең барлык кинотеатрларында да тәкъдим итәргә ниятли. Фильмны күрсәтү хокукына шулай ук Казакъстан, Үзбәкстан һәм Төркия дә ия булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot