Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру.
(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан башкаласында “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты хәбәр итә.
Әлеге конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру, шулай ук талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларның сәләтләре үсешенә ярдәм итү.
Конкурс өч этапта уза:
1 нче этап — әсәрләрне җыю (1 ноябрь 2017 ел — 31 март 2018 ел)
2 нче этап — жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү (1 апрель — 31 май 2018 ел)
3 нче этап — конкурс нәтиҗәләрен игълан итү (2018 елның июне), җиңүчеләрне бүләкләү (2018 елның сентябре).
Конкурста 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Төп шарт – иҗади эш белән профессиональ шөгыльләнүче булмаулары.
Конкурс шигърият, проза, драматургия, публицистика номинацияләрендә уза.
Эшләрне түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: tatarkonkurs@mail.ru
Белешмәләр өчен телефон: (843) 277-68-26.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз