Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Таяк тартышу» уены буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды
19 март көнне Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Таяк тартышу» уены буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышларда 12 яшьтән өлкәнрәк 50дән артык спортчы катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәдәният һәм мәгариф комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов сәламләде. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, БТК Башкарма комитеты житәкчесе Данис Шакиров исеменнән катнашучыларга, тамашачыларга котлаулар җиткерде.
Ярышларны Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының мас-рестлинг Федерациясе оештырды. Турнирның төп максаты – традицион мәдәниятне саклау, татар халкының милли спорт төрләрен һәм уеннарын үстерү, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз