Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда таяк тартышу һәм аркан тартышу милли спорт төрләре буенча турнир булды

23 мартта Казан шәһәренең «Ракета» спорт комплексында таяк тартышу (мас-рестлинг) һәм аркан тартышу милли спорт төрләре буенча турнир булды. Турнирны Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы мас-рестлинг һәм аркан тарту федерациясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Барлык катнашучыларны һәм кунакларны спорт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Зөфәр Вәлиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы мас-рестлинг һәм аркан тарту федерациясе президенты Дмитрий Стрелков сәламләде. Зөфәр Вәлиәхмәтов билгеләп үткәнчә, чара татар халкының милли уеннарын һәм спорт төрләрен саклап калу һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Чарада 100дән артык кеше катнашты. Таяк тартышу буенча егетләр һәм ирләр арасында гомумкоманда зачетында 6 номерлы гимназия командасы җиңүче булды. Аркан тартышу буенча беренче урынны «Казан» командасы яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз