news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Таяк тартыш» уены буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге узачак

19 мартта Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә Муса Җәлил истәлегенә «Таяк тартыш» уены буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда 12 яшьтән өлкәнрәк спортчылар катнаша. Оештыручылар әйтүенчә, турнирга Казан шәһәреннән 50дән артык спортчының килүе көтелә.

Ярышларны Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының мас-рестлинг Федерациясе оештыра. Турнирның төп максаты – традицион мәдәниятне саклау, татар халкының милли спорт төрләрен һәм уеннарын үстерү. Ярышлар 09:00 сәгатьтә башлана, тантаналы ачылыш 12:00 сәгатькә билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100