news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тавыш бирү көнендә сайлау участоклары янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк

Шәһәрдә яшәүчеләргә азык-төлек һәм көнкүреш химиясе товарларын арзанрак бәягә сатып алу мөмкинлеге тудырыла.

Казанда тавыш бирү көнендә сайлау участоклары янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк
Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Россия Президентын сайлау көнендә, 18 мартта, Казанда сайлау участоклары янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылачак. Шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Казанлылар яратып өлгергән авыл хуҗалыгы ярминкәләре тавыш бирү көнендә һәр сайлау участогы янында оештырылачак», - дип искәртте Варакин.

Сатып алучыларга азык-төлек һәм көнкүреш химиясе товарларының киң ассортименты тәкъдим ителәчәк. Аларның бәяләре дә арзанрак булачак, дип өстәде Башкарма комитет аппараты җитәкчесе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100