news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тавыш ярдәмендә татарча һәм русча тәрҗемә итә торган онлайн тәрҗемәче ясыйлар

Ясалма интеллектны сөйләм теле белән баету өчен татар телен белүчеләрнең «Татар тавышы» атамалы телеграм-чатка кушылуы кирәк.

Казанда тавыш ярдәмендә татарча һәм русча тәрҗемә итә торган онлайн тәрҗемәче ясыйлар
Рамил Гали

Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында тавыш ярдәмендә татарча һәм русча тәрҗемә итә торган онлайн тәрҗемәче ясыйлар.

Гамәли семиотика институты берничә ел элек текстларны татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итә торган «Tatsoft» (Татсофт) атамалы онлайн ресурсын булдырган иде. Хәзер галимнәр сөйләм телен тәрҗемә итүне автоматлаштыру белән шөгыльләнә. Ясалма интеллект татарча яки русча әйтелгән сөйләмне тәрҗемә итеп, тавыш ярдәмендә яңгырата алачак.

«Ясалма интеллектны тавыш ярдәмендә дөрес тәрҗемә итәргә өйрәтү өчен безгә кимендә 200 сәгатьлек сөйләм базасын тупларга кирәк. Бер кеше сөйләмен аңлый торган модель төзүнең авырлыгы юк, ә төрлечә сөйләшүче зур аудиторияне исәпкә алсак, күбрәк тавыш яздыру зарур», - диде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин.

Төрле кешенең сөйләмен яздыру өчен Гамәли семиотика институты «Телеграм» челтәренә «Татар тавышы» атамалы телеграм-бот керткән. Аны табып, кушылу өчен «Телеграм» челтәрендә «Татар тавышы» дип эзләргә кирәк.

«Теләгән һәркем «телеграм-бот»ка кушылып, югары технологияләр өлкәсендә татар телен үстерергә үз өлешен кертә ала. Моның өчен телеграм-чатта бирелгән кыска текстларны әйтеп укырга һәм аны яздырып, чатка юлларга кирәк. Өч атна элек башланып киткән проектта 467 кеше катнашты, 16 мең аудиоязма юлланнып, 24 сәгатьлек сөйләм тупланды. Безгә кимендә ун тапкыр күбрәк кирәк», - диде Ринат Гыйльмуллин.

Институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов сүзләренчә, «Татар тавышы» чатына аудиоязмалар җибәрүчеләрнең күбесе 16-24 яшьлек кызлар һәм 60-70 яшьлек ир-атлар. Ясалма интеллект татар сөйләмен дөрес кабул итсен өчен башка аудиториянең дә актив катнашуы мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100