Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда тәүлек дәвамында шәһәр урамнарыннан 24 мең тонна кар чыгарылган
Казанда соңгы тәүлектә шәһәр урамнарыннан 24 мең тонна кар чыгарылган. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юлларны җыештыруда 968 берәмлек махсус техника һәм 661 эшче катнашкан. Урамнарны бозга каршы материаллар белән эшкәртү өчен 104 тонна реагент һәм 300 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматларына караганда, бүген шәһәр урамнарын 488 берәмлек техника һәм 560 юл эшчесе чистартачак. Кыш башыннан бирле урамнардан 278 мең тоннадан артык кар чыгарылган, юлларны эшкәртү өчен 28,1 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
Мэрия шәһәр халкыннан машиналарны уңайлы итеп куеп калдыруларын сорый. Юл буенда калдырылган машиналар махсус техника эшенә комачаулый. Юлларны һәм тротуарларны чистарту турында шикаятьләрне @kznhelpbot телеграм-боты аша яки +7(843)222-72-22 телефоны буенча җибәрергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз