Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда тәүге тапкыр азан буенча уникаль курс узачак
4 апрельдә Казанның Мәрҗани мәчетендә азан буенча бер көнлек курс узачак. Аны дөньякүләм танылган дин галиме, Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, хафизлыкның иң югары дәрәҗә иясе, Пәйгамбәребезнең нәсел дәвамчысы, шәех Мәэмүн әр-Рави алып барачак. Әлеге курс кысаларында шәех азан тарихы, аның файзыйләтләре, шартлары, дөрес әйтелеше һәм шәргый хөкемнәре турында сөйләячәк.
Курсны тыңлау һәм үзләштергән белемне тикшерү нәтиҗәләре буенча шәех иҗазәт тапшырачак.
Курс, тәнәфескә бүленеп, бер көн дәвамында үтәчәк: беренче өлеш – иртәнге тугыздан өйлә намазына кадәр (09.00-12.00), икенче өлеш – сәгать 16.20дән 20.20 гә кадәр дәвам итәчәк. Дәрес – түләүсез, ул гарәп телендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз