news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Татсофт” тәрҗемә сервисы тәкъдим ителәчәк

Белгечләр сүзләренчә, бүгенге көндә ул сыйфат ягыннан иң яхшы тәрҗемә программасы.

Казанда “Татсофт” тәрҗемә сервисы тәкъдим ителәчәк
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 25 октябрь көнне “Сәләт” йортында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты белгечләре ясаган “Татсофт” машина тәрҗемәчесе киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә КФУның гомуми һәм төрки тел белеме кафедрасы хезмәткәре хәбәр итте.

“Рус-татар машина тәрҗемәчесен булдыру Татарстан Республикасы дәүләт телләренең бертигез дәрәҗәдә эшләвен тәэмин итү өчен актуаль мәсьәләләрнең берсе. "Татсофт" - бүгенге көндә сыйфат ягыннан иң яхшы татарча тәрҗемә программасы. Аны әзерләгәндә заманча ясалма интеллект технологияләре кулланылган. Тәрҗемәченең сайты: http://translate.tatar”, - диде ул.

  • Хезмәткәр әйтүенчә, соңгы айларда “Татсофт” тәрҗемәчесе тарафыннан сайт белән эшләүнең югары сыйфатлы һәм җайлы булуы тикшерелгән. Татар телен өйрәнүче мәктәп укучылары һәм студентларында сайтка карата зур кызыксыну уянган.

“Үзебезнең интеллектуаль программа продуктларын булдыру алга таба тәрҗемәчене, татар теле үзенчәлеген максималь исәпкә алып, модификацияләргә һәм яхшыртырга, Татарстан Республикасы халкы, дәүләт учреждениеләре һәм дәүләт идарәсе тармаклары ихтыяҗлары өчен яңа сервислар һәм продуктлар булдырырга ярдәм итәчәк”, - диелде хәбәрдә.

Тәкъдим итү кичәсенә ТР Фәннәр академиясе, Иннополис Университеты һәм КФУ галимнәре, хезмәткәрләре, шулай ук дәүләт оешмалары вәкилләре, аспирантлар, студентлар һәм укучылар чакырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100