news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Татмедиа» газеталарын метро станциясе янында сата башладылар

Бу промоакция казанлыларда кызыксыну уяткан очракта сату нокталары артачак һәм контактсыз түләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Казанда «Татмедиа» газеталарын метро станциясе янында сата башладылар
Рамиль Гали

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Казанның «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янында «Казанские ведомости» һәм «Шәһри Казан» газеталарын сату акциясе башланды. Әлеге газеталарны пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә 7-9, 17-19 сәгатьләрдә сатып алырга мөмкин.

«Минем төп хыялым – кешеләрнең газета-журналларны массакүләм төстә укуын күрү. Кемгәдер бу сәер тоелырга мөмкин, әмма кешеләр барыбер укый башлаячак. Әгәр хәтерләсәгез, моннан 10 ел элек паркларда беркем дә спорт белән шөгыльләнми иде. Хәзер исә аларның саны дистәләгән меңгә җитә. Газета-журналлар уку җәһәтеннән дә шул булачак. Бу – котылгысыз», - дип искәртте «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Ул ачыклап үткәнчә, акция аудитория белән элемтәне киңәйтергә, шулай ук газета-журналлар сату күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге промоакция - эксперименталь характерда, шуңа күрә ул бер станциядә («Кәҗә бистәсе») генә үткәрелә.

«Без узган елда „Татмедиа“ның ваклап сату системасын актив рәвештә үстерергә керештек. Сату нокталары санын арттырдык. Газеталар хастаханә, почта бүлекләрендә сатыла башлады. Яңа эш системасы сату күләмен 73 процентка арттырырга мөмкинлек бирде», - дип өстәде Садыйков.

Генераль директор сүзләренчә, әгәр акция популярлык казанса, локацияләр саны артачак һәм түләүнең контактсыз системасы барлыкка киләчәк.

«Алга таба без түләүнең контактсыз системасын кертергә ниятлибез. Эксперимент берничә ай дәвам итәчәк. Промоутерлар саны да артачак. Аларның төп бурычы - метро станцияләрендә иртәнге һәм кичке трафик», - диде ул.

Промоутер Кәрим билгеләп үткәнчә, әлеге акция газета-журналларның популярлыгын арттырырга мөмкинлек бирергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100