news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстанның халык рәссамы Рабис Сәлаховның 65 яшьлегенә күргәзмә ачыла

9 февраля 16:00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татарстанның халык рәссамы Рабис Сәлаховның «Милли көйләр эзеннән» дигән күргәзмәсе ачыла. Ул рәссамның 65 яшьлегенә багышланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рабис Сәлаховның күргәзмәсе Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» кысаларында оештырыла. Күргәзмәдә соңгы ун елда иҗат ителгән рәсем сәнгате, графика, декоратив-ясалма сәнгать әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Алар «Рушан йолдыз», «Тәфтиләү», «Сиблә чәчем», «Казан сөлгесе» һ.б. кебек татар халык җырлары мотивлары буенча ясалган. Барлыгы 45тән артык эш (25 рәсем, 20 графика) тәкъдим ителә.

Рабис Сәлахов - республикада ТР Рәссамнар берлеге һәм ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырыла торган күргәзмәләрдә даими катнаша, шулай ук Татарстанның Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Екатеринбургтагы мәдәният көннәре кысаларында «Кочующие свитки» Халыкара сәнгать проектында (Мәскәү, Казан, Әнкара, Конья (Төркия), «Золотая палитра» Бөтенроссия күргәзмәсендә (Саратов), «Большая Волга» һәм башкаларда үз эшләрен тәкъдим итә. Аның эшләре шулай ук Ижевск, Чабаксар, Йошкар-Ола, Уфа, Хельсинки, Будапешт, Әнкарада күрсәтелә. Рәссамның Казан, Әлмәт, Чаллы, Алабуга, Уфа шәһәрләрендә һәм Башкортстан Республикасының башка шәһәрләрендә шәхси күргәзмәләре уза.

Рәссамның эшләре Татарстанның рәсем сәнгате дәүләт музее, «Казан» милли мәдәни үзәге (хәзерге Казан шәһәре Музей комплексы), «Эрмитаж-Казан» үзәге, Чаллы, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрнең Картиналар галереясе фондларында, Болгар дәүләт музей-тыюлыгында, шулай ук ерак һәм якын чит илләрнең шәхси коллекцияләрендә бар.

Күргәзмә ачылган көнне галереяга керү бушлай, икенче көнне 18 яшькә кадәрге кешеләр генә түләмичә керә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100