news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татарстанның IV татар абыстайлары форумы узды

Казанда Татарстанның IV татар абыстайлары форумы узды
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Казанның «Мәрҗани» мәчетендә Татарстанның IV татар абыстайлары форумы узды. Форумны Нәзарәт һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге оештырды.Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел «Абыстай – тынычлык һәм татулык саклаучы: традицияләр, гаилә, халыклар бердәмлеге» дип аталган утырыш шәһәркүләм Мәүлид кысаларында узды. Форумга Татарстан Диния нәзарәтенең барлык мөхтәсибәтләреннән мөслимәләр берлекләре җитәкчеләре, Казан мәчетләре баш абыстайлары, Мордовия, Мари Эл, Чиләбе һәм Пермьнән актив мөслимәләр – 100 дән артык кеше җыелды.

Форумның бурычлары – ислам кыйммәтләрен һәм татар халкының милли үзенчәлекләрен саклауда абыстайлар институтын ныгыту; мәдәниятләр һәм традицияләр диалогы аша милләтара һәм конфессияара татулыкка этәргеч бирү; һәм иҗтимагый тормышта мөслимәләрнең социаль активлыгын үстерү.

Җыенның пленар утырышында катнашучыларны хөрмәт итеп Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров һәм башкалар килде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, Форумда катнашучыларны сәламләп, халыкта Мәүлид ае дип йөртелә торган Мөхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. туган рабигыль-әүвәл ае белән котлады һәм Мәүлид үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Мөфти абыстайларга ислам динендә беренче мөселманның – хатын-кыз – Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. хатыны Хәдичә булуын билгеләп үтте. Бигрәк тә Пәйгамбәрнең с.г.в. гыйбадәтенә – тәхәҗҗүд намазларын укуга, ураза тотуга кагылышлы фактлар аның хатыннары тарафыннан тапшырылган.

Мөфти хәзрәт, чыгышын тәмамлап, мөслимәләрне бүген Казанда Иске татар бистәсендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең с.г.в. тууына багышлап оештырылган шәһәркүләм Мәүлидкә чакырды. Мәүлидне оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай дини-агарту программасы әзерләде. Мәүлиднең иң онытылмас мизгеле хаҗга юлламалар уйнату булачак.

Рәсми чыгышлардан соң форум үз эшен дәвам итте. Татарстан Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе һәм Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина халыклар арасында тынычлык һәм татулыкны саклауда хатын-кызларның роленә багышланган чыгыш ясады. Алга таба «Гаилә кыйммәтләре – тынычлык һәм татулыкның нигезе»; «Гаиләдә сәламәтлек һәм милләтнең демографик потенциалы»; «Мәгариф һәм тәрбия: буыннар дәвамчанлыгы» һәм «Традицияләр һәм мәдәният аша милләтара диалог» юнәлешләре буенча секция утырышлары узды. Форум нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot