news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татарстанның иң зур әләмен җәелдерделәр

Казанда Татарстанның иң зур әләмен җәелдерделәр
Фото: «Татар-информ»

«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге активистлары Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган акция кысаларында Казан Кремле янында 50 х 25 метр зурлыктагы Татарстан Республикасы флагын җәелдерде.

«Моның белән без республикада яшәүгә ихтирамыбызны, шатлыгыбызны белдерәбез. Без үз төбәгебезне, Татарстанны бик яратабыз», – диде «Татар-информ»га «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Риф Хөснетдинов.

Акциядә 100 гә якын кеше катнашты: «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» активистлары, студентлар, мәктәп укучылары, җәмәгать эшлеклеләре һәм Казан халкы.

Фото: © «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot