Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Татарстанның дәүләтне цифрлы трансформацияләүдә катнашуы турында фикер алыштылар
Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында цифрлаштыру буенча 15нче ведомствоара эш төркеме утырышы узды. Аның эшчәнлеген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Россия Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Айдар Метшин җитәкли. Бу хакта парламентарийның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышның төп темасы – республиканың яңа илкүләм проектларда катнашуы. Фикер алышуда ТР Цифрлар министрлыгы башлыгы урынбасары Булат Габдрахманов, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Хәсьянов, ТР икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева һәм IT-парк директоры Руслан Власов катнашты.
«Безнең төркем өчен «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты профильле проект булып тора. Тугыз төп программа юнәлешендә зур эш башкарылачак. Бу, аерым алганда, ясалма фәһемне үстерү, цифрлы трансформация өчен кадрлар, Интернеттан файдалану өчен инфраструктура әзерләү кебек юнәлешләр», – диде Айдар Метшин.
Эш төркеменең бурычларына шулай ук компанияләргә һәм стартапларга ярдәм итү, Татарстан эксперименталь режимда криптоиндустриядә катнашу, республикага IT-белгечләрне җәлеп итү керә. Яхшыртуны таләп итүче мәсьәләләр арасында укытучыларга бирелгән планшетлар санын арттыру, Россия программа тәэминатына күчү, торак-коммуналь хуҗалык проблемаларын онлайн-форматта хәл итү мөмкинлеге кебек мәсьәләләр бар.
2025 елда Казанда РФ Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитетының күчмә утырышы була, дип көтелә.
«Утырыш файдалы булырга һәм актуаль проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәргә тиеш. Мәсәлән, шундый проблемалар арасында дистанцион мошенниклык темасы зур урын алып тора. Бу мәсьәлә ил Президенты, Дәүләт Думасы депутатлары карамагында. Узган елда гына да Татарстанда мондый аферистларның гамәлләреннән 5 миллиард сумнан артык зыян күрде», - дип билгеләп үтте депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз