news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстанның чигелгән картасын бер тукымага берләштерәчәкләр

Республикада февраль аенда башланган «Татарстанның чигүле картасы» проекты ахырына якынлаша. 4 июльдә осталар картаның 45 кисәген бер тукымага берләштерәчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Чара 11.00 сәгатьтә «Татарстан мәдәният ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесендә узачак. Осталар һәм оештыручылар Татарстанның 43 районын һәм 2 шәһәр округын тәкъдим иткән кисәкләрне чигү серләре белән таныштырачак.

Татарстан районнарында әлеге акциядә халык һәм үзешчән осталар, чигү сәнгатен яхшы белән профессиональ рәссамнар катнашты. Хәзер алар проектның өченче этабында катнаша – туган якны өйрәнү музейлары һәм шәхси коллекцияләрдә сакланган борынгы үрнәкләргә таянып сөлгеләр чигә. Шул ук вакытта, һәр район әлеге территория өчен хас булган чигү стилен тәкъдим итә.

Әзер чигүле картаны 15-23 июльдә Казанда һәм Болгарда узачак фестивальдә күреп була.

Проект Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган. Аның максаты – республикадагы күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгыту, иҗади яктан үсү, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнүче осталарны берләштерү һәм милли чигү традицияләрен саклау.

Акцияне Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе гамәлгә куйган. Оештыручысы - «Татарстан мәдәният ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100