news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстанның беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабировка истәлек тактасы ачтылар

Казанда Татарстанның беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабировка истәлек тактасы ачтылар
Михаил Захаров

Бүген Казанда Татарстанның беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабировка истәлек тактасы ачтылар. Истәлекле билге Чехов урамындагы 53нче йорт фасадына урнаштырылды. Чарада Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Сабировның балалары, оныклары һәм аларның балалары катнашты.

«Мөхәммәт Галләм улы республика үсешенең күп кенә мөһим мәсьәләләрен хәл итүгә үзенчәлекле якын килде. Аңа ышанып, безнең бөтен команда бердәм эшләде, һәм Татарстан бүген булган бөтен нәрсәне саклап кала алды. Республиканың күпкырлы, фәнсыйдырышлы икътисадын саклап калдык», – диде парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин Мөхәммәт Сабировның барлык тармакларда да профессионал булуын искәртеп узды. «Аңа федераль дәрәҗәдә, аның профессионализмына, ныклыгына хөрмәт белән карадылар. Ул бик кырыс һәм таләпчән иде. Аның белән хөкүмәтара килешү, башка килешүләр төзи алдык», – дип искә төшерде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстанда күренекле эшлеклеләрне искә алу кебек яхшы традиция урнашкан. «Безнең республиканың көче –  халыкта, Татарстан үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында рәхмәтле истәлек саклауда. Без бу искиткеч кешене озак хәтердә тотарбыз, һәм истәлек тактасы аның турында искә төшереп торсын», – дип белдерде ул.

Мөхәммәт Сабировның кызы Гүзәл Волкова истәлекле плитә урнаштырылган йортта яшәүчеләргә рәхмәт белдерде. Алар, истәлек тактасын куюны сорап, Татарстан Хөкүмәтенә бертавыштан мөрәҗәгать иткән булган.

Мемориаль тактаның авторы – скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллин. Ул Казан сәнгать училищесын тәмамлаган сынчы.

Мөхәммәт Галләм улы Сабиров 1932 елның 29 мартында Башкортстан АССРның Кушнаренко районы Яңа Кормаш авылында туган. 1955 елда Уфа нефть институтын, 1983 елда СССР Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый.

1984 елдан 1989 елга кадәр ТАССР Министрлар советы рәисе урынбасары, ә 1989 елдан 1995 елга кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министры була.

2015 елның мартында авыр һәм озак авырудан соң вафат булды. Арча зиратында җирләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100