news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстанның беренче Премьер-министры истәлегенә мемориаль такта ачыла

Казанда Татарстанның беренче Премьер-министры истәлегенә мемориаль такта ачыла
https://t.me/rustamminnikhanov

27 майда Казанда ТАССР Министрлар Советы Рәисе, Татарстан Республикасының беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабировка мемориаль такта ачу тантанасы була. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары һәм Мөхәммәт Сабировның кызы Гүзәл Волкова катнашачак.

Мемориаль тактаның авторы - скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллин. Ул Казан сәнгать училищесын тәмамлаган сынчы.

Мөхәммәт Галләм улы Сабиров 1932 елның 29 мартында Башкорт АССРның Кушнаренко районы Яңа Кормаш авылында туган. 1955 елда Уфа нефть институтын, 1983 елда СССР Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый.

1984 елдан 1989 елга кадәр ТАССР Министрлар советы рәисе урынбасары, ә 1989 елдан 1995 елга кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министры була.

2015 елның мартында авыр һәм озак авырудан соң вафат булды. Арча зиратында җирләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100