news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстанның әдәби музейлары һәм татар әдәбияты турында сөйләшәчәкләр

Казанда Татарстанның әдәби музейлары һәм татар әдәбияты турында сөйләшәчәкләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

20 февральдә Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музеенда (Шәриф Камал мемориаль музей-фатиры) «Әманәт: сакларга һәм тапшырырга» күргәзмәсе ачыла. Шулай ук биредә «Татарстан әдәби музейлары һәм татар әдәбияты» темасына түгәрәк өстәл була. Бу хакта Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаралар Шәриф Камал музей-фатирының 75 еллыгы һәм Милли музейның 130 еллыгына багышлана. Түгәрәк өстәл 11:00 сәгатьтә башлана. Республикада татар әдәби музейлары барлыкка килү тарихы, музей җәмәгатьчелегенең татар әдәбиятчылары мирасын саклау һәм популярлаштыру юнәлешендәге эшчәнлеге, республика әдәби музейларының актуаль проблемалары, татар әдәби музейларының үзара хезмәттәшлек итү формалары мәсьәләләре каралачак, диелә хәбәрдә.

Чарада катнашу өчен Татарстан Республикасының дәүләт, муниципаль, шәхси, мәктәп, әдәби, әдәби-мемориаль, тарихи һәм туган якны өйрәнү музейлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, язучы, галим, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырыла.

«Әманәт: сакларга һәм тапшырырга» күргәзмәсе музейның беренче хезмәткәрләре – Зәйнәб Байгилдиева һәм Фатыйма Вәгазева тарихына багышланган. Татар китабы йорты тарихы 1944 елда, ТАССР Дәүләт музееның әдәби филиалын булдыру турында карар чыккан көннән башлана. Ул Шәриф Камал яшәгән йортта ачылырга тиеш була. 1950 елның 29 гыйнварында беренче кунакларны язучының музей-фатирында кабул итәләр.

Әлеге музейны булдыру эшенә язучының кызы Зәйнәб Байгилдиева һәм Дәүләт музее хезмәткәре Фатыйма Вәгазева зур өлеш кертә. «Алар музейда яшәде диярлек», – дип яза алар турында 1978-1987 елларда Дәүләт музее генераль директоры Люция Вәлиева. Зәйнәб белән Фатыйма татар әдәбиятчылары, Шәриф Камалның замандашлары турында бай материал туплый.

Күргәзмәдә Зәйнәб Байгилдиеваның шәхси әйберләре (аларны музейга Байгилдиеваның нәсел дәвамчылары тапшырган), Милли музей фондларыннан уникаль фотосурәтләр һәм документлар, 1940 елларда Зәйнәб Байгилдиева кулларыннан музейга кабул ителгән «беренче» экспонатлар тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә 13 февральдән 10 апрельгә кадәр ачык була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100