news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстанның яшь укытучыларын "Укытучы" һөнәренә багышладылар

Мәгариф министры Рафис Борһанов яшь белгечләргә һөнәри үсешләрендә беркайчан туктамаска киңәш итте.

Казанда Татарстанның яшь укытучыларын "Укытучы" һөнәренә багышладылар
Татар-информ архивы, Г.Гарифуллина

(Казан, 9 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның 179нчы гимназиясендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында яшь белгечләрне "Укытучы" һөнәренә багышладылар.

Әлеге чара республикада 2016 елдан үткәрелә. Яңа гына эшкә кергән яшь мөгаллимнәр министрдан хәер-фатыйха сүзләрен ишетте. Рафис Борһанов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яшь укытучыларга мөрәҗәгатен укыды. Президент бүген яшь укытучылар өчен аеруча истәлекле көн булуын искәрткән.

"Татарстанда сыйфатлы белемнең ныклы нигезе бар. Быел КФУга 205 ел тула. Республиканың күп кенә яхшы укытучылары шуннан чыккан. Укытучы булу авыр, җаваплы эш. Гел яңара торган тормышта педагогның профессионализмына таләпләр арта. Заманча мәктәп балаларны креатив фикер йөртергә, идеяләрне чынга ашырырга өйрәтергә тиеш", - диелә  мөрәҗәгатьтә.

Президент укытучының патриотизм, гражданлык, туган телгә, мәдәнияткә, ата-бабалар тралицияләренә мәхәббәт уятырга тиешлеген әйтә. "Җәмгыять ышанычын аклар өчен, һәркайсыгыз үзенең кулыннан килгәнен эшләр дип өметләнәм. Сезгә уңышлы старт, кызыксынучан укучылар, ата-аналар белән аңлашып эшләргә телим", - диелә.

"Президент белән сөйләшү - үзе бер аттестация"

Рафис Борһанов яшь белгечләргә һөнәри үсешләрендә беркайчан туктамаска киңәш итте. "Үземнең тәҗрибәдән чыгып әйтәм, безнең Президент белән сөйләшү - үзе бер аттестация, ул төрле җирләрдән гел яңалыклар белеп кайта. Без гел әзер булырга тиеш. Сезгә дә гел укучыларыгыз алдында имтиханга әзер булырга кирәк", - диде.

Министр системалы эш, сабырлык теләде. "Икенче ел мин шушы вазифада күпме сабырлык кирәген аңлыйм. Сез кызыксындыра белергә тиеш. Рәхмәтле укучылар, сәламәтлек телим сезгә", - диде.

Татарстанның яшь укытучылар ассоциациясе рәисе Рөстәм Кәримов яшь белгечләр өчен дулкынландыргыч чор башлануын билгеләп узды. "Иң мөһиме - балаларны яратырга кирәк, юкса мәктәптә эшләү кыен булачак", - диде.

Диләрә Якупова: "Булдыра алырмын дип уйлыйм"

Диләрә Якупова быел гына Башкорт педагогика университетын тәмамлаган. "Карьерамны башларга уйладым, магистратурага да кердем. Мин үзем - Җәлилдән, Әлмәтең 13нче мәктәбенә биология укытучысы булып эшкә кердем. Әлмәт якын, шәһәрдә эшлисем килде, авыл мәктәпләренә дә вакансияләр тәкъдим иткәннәр иде, ләкин сәгатьләр җитеп бетмәде, шуңа шәһәргә барырга уйладым", - дип сөйләде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Укытучы кыз үзенең булдыра алачагына ышанганын әйтте. "Әзрәк куркыта, ләкин мин җаваплылыктан курка торган кеше түгел. Мин мәктәптә дә БДИга әзерләнгәндә, үзем белән бергә биология тапшыручыларга биремнәр, мәсьәләләрне тактада аңлатырга ярата идем, шуңа булдыра алырмын дип уйлыйм", - диде.

Яшь укытучылар намус, гаделлекне истә тотып эшләргә ант бирде. Бүген, шулай ук, "Киләчәк укытучысы..." темасына панель дискуссиясе дә узды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100