Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Татарстанның Төбәк белән идарә итү үзәге офисы эшли башлады
Яңа федераль система гражданнар һәм хакимият арасында аралашу өчен барлык заманча мәйданчыкларны берләштерәчәк.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда Татарстанның Төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы эшли башлады. Яңа мәйданчык халык һәм хакимият органнары арасында тере элемтәнең нәтиҗәлелеген арттырачак. Бу турыда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе — Татарстанның Төбәк белән идарә итү үзәге проекты кураторы Әсгать Сәфәров сөйләде.
Чарада «Диалог» коммерцияле булмаган автономияле оешманың генераль директоры урынбасары Владимир Табак, республика омбудсмены Сәрия Сабурская, шулай ук Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.
Журналистларга Төбәк белән идарә итү үзәгенең «Халык контроле» республика системасы базасында эшли башлавы турында сөйләделәр. Элеккеге система «Инцидент Менеджмент» мониторингының федераль мәйданчыгы катнашында яңасына интеграцияләнәчәк.
Яңалык халыкның теләсә нинди мөрәҗәгатен оператив рәвештә теркәргә мөмкинлек бирә. Сүз ишегалдындагы ватылган эскәмиядән алып гражданнарның җитди проблемаларын хәл итүгә кадәр булырга мөмкин. Моның өчен система социаль челтәрләрдә ачык төркемнәрне күзәтәчәк. Анда кешеләр еш кына проблемалар турында язып калдыра.
«Төбәк белән идарә итү үзәге — ул гражданнар өчен ачык система. Ул федераль дәрәҗәдә булу сәбәпле, конкрет төбәктә генә түгел, гомумән, илдәге вазгыятьне күзәтү мөмкинлеге бирә. Кешеләрне борчыган проблемалар, аларның хакимияткә барып җитүгә киткән вакыт — болар барысы да федераль үзәккә килеп туган проблемаларны оператив хәл итү мөмкинлеге бирә», — дип аңлатты Әсгать Сәфәров.
Россия субъектларында Төбәкләр белән идарә үзәген булдыру инициативасын 2020 ел башында Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте. Аның кушуы буенча, мондый үзәкләр агымдагы ел ахырына кадәр Россиянең һәр төбәгендә булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз