news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды

Бу – 17 нче тантаналы чара.

Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Казанда “Татарстанның спорт өметләре” премиясен тапшыру тантанасы узды: Россия һәм дөньякүләм аренада иң югары нәтиҗәләр күрсәткән республиканың иң яхшы спортчылары үз бүләкләрен алды. Узып баручы ел Татарстан атлетлары өчен уңышлы булды, алар халыкара һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә 173 медаль яулады.

Яшь спортчыларны “Татарстанның спорт өметләре” премиясе белән бүләкләү традициягә әйләнде, быел ул 17 нче тапкыр тапшырыла. Республиканың төрле почмагында яшәүче 800 спортчы бу чарага чакыру алды.

“Мин барыгызны да безнең республиканың Олимпия өметләре, дип әйтер идем, – дип мөрәҗәгать итте Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. – Безнең республиканы танытканыгыз өчен рәхмәт сезгә, сез – безнең илнең киләчәге. Сезнең арада  күп медальләр яулаячак Олимпия чемпионнары булуына ышанам”.

Аның сүзләренчә, республиканың теләсә кайсы районында яшәүче һәр бала спортның яраткан төре белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булсын өчен Татарстан хакимияте зур эш башкара.

“Республика җитәкчелеге, безнең Президент тарафыннан һәр районда универсаль спорт комплексы, бассейн булдыру бурычы куелган. Шул программа буенча 8 бассейн, 7 спорт комплексы, 3 боз сарае төзибез. Барысы да сезнең өчен эшләнелә!” – диде Шәйхетдинов.

Спортчыларга истәлекле сыннар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot