news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстанның СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш үзәгенең 25 еллыгына багышланган конференция уза

Пленар утырыштан соң, “Эпидемиягә каршы чаралар комплексында ВИЧ-инфекцияне дәвалау”, “Хатын-кызлар һәм балалар” секция утырышлары үткәрелә

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Корстон” комплексында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча Республика үзәгенең 25 еллыгына багышланган “Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекциянең актуаль мәсьәләләре: узганы, бүгенгесе һәм киләчәге” темасына фәнни-гамәли конференция уза.

Конференция эшендә СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча Федераль фәнни-методик үзәк белгечләре, Россиянең әйдәп баручы галимнәре, югары медицина уку йортларының профильле кафедралары фәнни хезмәткәрләре, ТР сәламәтлек саклау учреждениеләрендә ВИЧ-инфекцияле авыруларга медицина ярдәме күрсәтүдә җаваплы табиблар катнаша.

Көннең беренче яртысында пленар утырыш үткәрелә, икенче яртысында конференция “Эпидемиягә каршы чаралар комплексында ВИЧ-инфекцияне дәвалау”, “Хатын-кызлар һәм балалар” секция утырышлары белән дәвам итәчәк.

Белешмә өчен. 2014 нче елның 1 нче сентябренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 17 мең 649 очрагы теркәлгән, таралышы 100 мең кешегә 452,8 нисбәтендә. Күзәтү вакытында ВИЧ-инфекцияле 3 мең 686 авыру үлгән, шул исәптән СПИДтан – 676 кеше. Диспансер учетында ВИЧлы 11 мең 108 авыру исәпләнә. ВИЧ белән йогышлы аналардан 2 мең 140 бала туган, 90 балага ВИЧ-инфекция диагнозы куелган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100