Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Татарстанның иреклеләр хәрәкәте активистлары слеты узачак
Слетның максаты – психоактив матдәләр куллануны профилактикалау һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау өлкәсендә иреклеләр хәрәкәте үсеше
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). “Наркотикларсыз тормыш” акциясе барышында, Казан өч көнгә бөтен республикадан сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау һәм психоактив матдәләр куллануны профилактикалау белән актив төстә шөгыльләнүче 100 доброволец очрашу урынына әвереләчәк. Бу хакта РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Слетның тантаналы ачылышы иртәгә, 22 нче октябрьдә, Петровский бистәсендә “Регина” лагеренда узачак. Слет 25 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Слетта катнашучыларны Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Идел буе федераль округы буенча Наркотикларга каршы дәүләт комитеты аппараты идарәсенең 1 нче бүлегенең баш инспекторы Елена Данилова, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Гәрәев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин сәламләячәк.
Слетның максаты – психоактив матдәләр куллануны профилактикалау һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау өлкәсендә иреклеләр хәрәкәте үсеше. Чара өченче мәртәбә үткәрелә.
Өч көн дәвамында 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр вәкилләр тәҗрибә һәм идеяләре белән уртаклашачак.
Слет кысаларында волонтерлар иҗади кичәләр, брейн-ринглар һәм мастер-класслар үткәрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз