news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татарстанның иң яхшы өстәмә белем бирү педагогларын бүләкләделәр

Татарстанны Бөтенроссия бәйгесе финалында республика этабында җиңүчеләр тәкъдим итәчәк.

Казанда Татарстанның иң яхшы өстәмә белем бирү педагогларын бүләкләделәр
mon.tatarstan.ru

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Татьяна Иванова). Казан ратушасында “Татарстан балаларына тәрбия һәм өстәмә белем бирүче иң яхшы хезмәткәр” республика бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Зона этабында республика районнарында эшләүче педагог һәм тәрбиячеләр катнашты. Ике көн дәвамында конкурсантлар “Сыйныф җитәкчесе”, “Педагог-оештыручы”, “Педагог-психолог” номинацияләрендә көч сынашты. Җиңүчеләр Татарстанны Бөтенроссия бәйгесе финалында тәкъдим итүгә юлламадан тыш, 50 мең сумлык грантка да ия булды. Лауреатларга 25 меңлек сертификатлар тапшырылды.

“Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә Казанның Идел буе районы 6нчы гимназия педагогы Анастасия Василькина, “Педагог-оештыручы”да Совет районының 72 нче мәктәбеннән Алсу Низаметдинова, ә “Педагог-психолог” номинациясендә Н.А.Галләмов исемендәге республика махсус мәктәбеннән Людмила Крючкова лаек булды.

Бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов котлады. Шулай ук үз теләкләрен педагогларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева җиткерде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot