news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстанның иң матур кызын сайладылар

“Татарстан гүзәле-2010” конкурсының финалы узды

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). ТР Апас авылыннан Ирина Шәрипова “Татарстан гүзәле-2010” конкурсында җиңүгә иреште. Кичә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында 12 нче матурлык һәм талантлар республика конкурсының финалы тәмамланды.
Конкурста катнашучыларны тамашачылар белән таныштыргач, жюрины тәкъдим иттеләр. Аның составында РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктория Черкесова, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Айдар Гайнетдинов, “2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың башкарма дирекциясе” генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Леонов, Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Линар Закиров, ТР буенча эчке эшләр министры ярдәмчесе Андрей Рябов, “Татарстан гүзәле” оешмасы президенты Изольда Сахарова һ.б. кертелгән.
Сәхнәгә финалга узган 10 кыз чыкты. Алар - Казаннан 20 яшьлек Регина Гарипова, Казаннан 21 яшьлек Елена Мирошник, Чаллыдан 19 яшьлек Эльвина Вәлиева, Чистайдан 21 яшьлек Дарья Кузнецова, Казаннан 17 яшьлек Ильвира Галиева, Казаннан 16 яшьлек Ләйсән Сәлимгәрәева, Чаллыдан 22 яшьлек Марина Чернова, Апастан 18 яшьлек Ирина Шәрипова, Казаннан 18 яшьлек Татьяна Козуто һәм Казаннан 15 яшьлек Эвелина Служаева.
“Татарстан гүзәле” конкурсын үткәрү кысалдарында “Кояшлы шәһәр” компаниясе ел дәвамында реклама һәм PR-акцияләрдә катнашачак кызны сайлап алды. Ул -Чистайдан Дарья Кузнецова. Конкурсның башка партнерлары бик ошаган кызларны танылган фотографлар белән фотосессия ясау өчен сертификатлар, "Планета фитнес", "Ривьера" аквапаркы, "Орифлейм" клуб карталары, "Ривьера" кунакханә комплексында яшәү өчен сертификат, ювелир бизәнү әйберләре белән бүләкләнделәр. “Телевидение гүзәле” титулына ия булган Ләйсән Сәлимгәрәева “Хәерле иртә” (ЯГТ) программасына алып баручы итеп эшкә чакыру алды. “Универсиада гүзәле” номинациясендә Чаллыдан Диана Шәйморданова җиңде.
“Татарстан гүзәле -2010” төп титул хуҗасын бүләкләргә ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Айдар Гайнетдинов һәм “Татарстан гүзәле – 2009” титулы иясе Карина Исмәгыйлева чыкты. Быел республика конкурсында Апастан Ирина Шәрипова җиңде.
Конкурсны оештыручылар - ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы”, “Яңа гасыр” телерадикомпаниясе һәм “Татарстан гүзәле” оешмасы. Чара ТР Хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәмендә уза. Конкурсның генераль интернет-партнеры - “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100