news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы була

Анда төрле төбәкләрдән 400 эшмәкәр килер дип көтелә

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 4-6 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы була. Шулай ук “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы уздырыла.

“Эшмәкәрләр арасында татар оешмаларына гына ярдәм итеп калмыйча, үз инициативалары белән мәктәпләр, клублар, юлларны төзекләндерү, яңаларын салдыру, үз авылларын торгызу белән шөгыльләнүчеләр шактый. XIX гасыр азагы - XX гасыр башында татарның дәрәҗәле эшмәкәрләре мәдрәсәләр тоткан, уку йортларын финанслаган, ул уку йортларыннан милләтебезнең зыялылары үсеп чыккан. Инде XXI гасырда да уңышлы эшли торган эшмәкәрләр дә, ниһаять, шул юлга кереп бара”, - дип сөйләде бүген үзендә журналистларны җыйган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

“Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы да әлеге эре эшмәкәрләрне бергә җыеп, фикер алышуны максат итеп куя. Анда Россиянең 54 төбәгеннән, 18 ерак һәм якын чит илләрдән 600 кеше катнашыр дип көтелә, шуларның 400 е — эшмәкәр. Форумга килергә теләк белдерүчеләр саны меңнән артык булган, әмма квоталар саны чикле һәм һәр төбәк чарага кайсы вәкилне җибәрергә икәнен үзе хәл иткән. Ринат Закиров сүзләренчә, форумга килергә теләк белдерүчеләр арасында төбәк губернаторлары, аларның урынбасарлары да булган, әмма бары эшмәкәрләргә генә өстенлек бирелгән. Конгресс җитәкчесе фикеренчә, бу “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумының ни дәрәҗәдә мөһимлеген исбат итә.

Ринат Закиров искәрткәнчә, татар авылларын саклап калу, аларны үстерүдә эшмәкәрләрнең роле бик зур һәм алга таба да аларны авылларны үстерүгә ярдәм итәргә тартырга кирәк. Бары шул очракта гына татар авылларын саклап калып була. Бу атнада Татарстан башкаласында уздырылачак форумда исә шундый эшкуарларны бергә туплау максатыннан да оештырыла.

Форумга килергә теләк белдерүче эшкуарлар Россия төбәкләренең һәм чит илләрнең башкалаларында эшкуарлык белән шөгыльләнә. Форум кысаларында алар төрле министрлыклар, ширкәт, оешма җитәкчеләре һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. “Татарстан Президенты белән очрашу бу эшкуарлар өчен бик мөһим, чөнки алар кайда гына яшәмәсен, Татарстанга килгәч, алар Президент белән очрашуны көтеп ала. Бу безнең инде традициягә әйләнде. Уртага салып сөйләшерлек проблемалар да җитәрлек”, - ди Ринат Закиров.

Форумга килгән әлеге төбәкләр, илләр эшмәкәрләре белән Татарстан арасында хезмәттәшлек, татар эшмәкәрләренең шул төбәкләрдәге татарлар тормышына йогынтысы хакында да сөйләшүләр булачак.

Очрашулар, түгәрәк өстәлләр уздырудан тыш, форумга җыйналучыларны “Алабуга” махсус икътисади зонасы белән таныштыру да ниятләнә. Ринат Закиров сүзләренчә, эшмәкәрләрнең Татарстанга инвестицияләр кертергә теләкләре бар икән.

Аерым алганда, әлеге форум эше 5 декабрьдә 14.30да 4 секциягә бүленеп эшен башлый: "Татарстанның Россия Федерациясе төбәкләрендәге, якын һәм ерак чит илләрдәге эшлекле партнерларының ике яклы сәүдә-икътисади элемтәләрне киңәйтүдәге роле (секция утырышы - "Казан" милли мәдәният үзәгендә),  татар эшмәкәрләре һәм аларның агросәнәгать секторында чит илләрдән кертелә торган товарларны үзебезнекенә алмаштыруда Татарстан Республикасы структуралары белән хезмәттәшлеге (ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында),  Татарстан Республикасында IТ-технологияләр һәм аларны РФ  төбәкләренә кертү тәҗрибәсе (IT-паркта), муниципаль берәмлекләрнең сәнәгать парклары һәм аларның ТРның инвестицион сәясәтен киңәйтүдәге роле (ТР Мәдәният министрлыгы бинасында). Шушы көнне кичен  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында мәдәни программа буларак "Казан" бию ансамбле концерты тәкъдим ителә. Форумның пленар утырышы 6 декабрьдә әлеге Камал театрында сәгать 11дә башлана, шуңа кадәр биредә ТРның агросәнәгать комплексы әзерләгән авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе тәкъдим ителә.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot