news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстанның "Ел студенты" премиясен тапшыруга багышланган тантана башланды

Россиядә бүген Студентлар көнендә Татарстанның иң яхшы студентларын 19 номинациядә билгелиләр.

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Алинә Минневәлиева). Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Ел студенты" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүгә багышланган тантана башланды. 

Бу бәйге уникенче ел рәттән Студентлар көне – "Татьяна көне"ндә үткәрелә. Беренчеләрдән булып, "Елның иң яхшы чит ил студенты", "Тулай торактагы студентлар үзидарә органы", "Елның иң яхшы студенты", "Елның иң яхшы гаммәви мәгълүмат чарасы" номинацияләрендә катнашучыларны бүләкләделәр.

"Бүген Татарстанның Дәүләт Советыннан без зур делегация белән килдек. Əгәр республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Гран-прины тапшырса, мин журналистларны бүләклим. Кадерле студентлар, сезне Студентлар көне белән чын күңелдән котлыйм", – дип мөрәҗәгать итте залда утырган студент яшьләргә Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Римма Ратникова.

"Пирамида" сәхнәсенә Татарстанның иң яхшы 100 студенты менәчәк. "Ел студенты" премиясенә быел Татарстанның 18 шәһәреннән 567 гариза кабул ителгән булган. Урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 100гә якын гариза килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100