Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Татарстанның "Ел спортчысы-2016" бүләкләрен тапшыру тантанасы ачылды
2016 ел нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы спортчыларын, тренерларын һәм спорт журналистларын ачыклыйлар.
(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бу минутларда Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстанның "Ел спортчысы-2016" бүләкләрен тапшыру тантанасы уза. Аны республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов ачып җибәрде. Ул Татарстанның спорт казанышлары, аерым спортчылар, тренер һәм федерацияләрнең уңышлары белән тәбрикләде.
Татарстанда мондый чара өченче таркыр уздырыла – иң яхшы спортчылар, тренерлар, федерацияләр һәм спорт журналистлары бүләкләнә. "Ел спортчысы-2016" тантанасында җиңүчеләр алты – "Төбәктә массакүләм физик культура һәм спорт", "Иҗтимагый спорт оешмалары", "Уен һәм Олимпия төре булмаган спорт төрләре", "Массакүләм мәгълүмат чаралары", "Олимпия өметләре", "Махсус бүләкләр" һәм, әлбәттә, "Ел спортчысы" номинацияләрендә ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз