news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татарстанның "Ел җитәкчесе-2016" җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы башланды

Ел дәвамында иң уңышлы эшчәнлек алып барган җитәкчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлый.

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ел җитәкчесе-2016" тантанасында катнаша. Бу минутларда чара Казанның "Корстон" комплексында Сочида булган Ту-154 очкычы һәлакәте корбаннарын искә алып, бер минут тынлык игълан итү белән башланып китте. Искәртеп үтик, бүген Россиядә матәм көне. Шунлыктан, тантананың форматы, башка еллардан аермалы буларак, үзгә, җырсыз-биюсез уза.

 Тантанада, шулай ук, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнаша.

"Ел җитәкчесе-2016" бәйгесендә җиңүчеләр "Югары көндәшлеккә сәләтлелек", "Инвестицион активлык өчен", "Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен", "Югары социаль җаваплылык өчен", "Кадрлар потенциалын актив үстергән өчен", "Фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм проект эшләрен гамәлгә ашырган өчен", Кече (урта) бизнес предприятиеләре белән уңышлы идарә иткән өчен", "Куркынычсыз һәм сәламәт хезмәт шартлары формалаштырган өчен", "Яңа производство булдырган өчен" кебек номинацияләрдә бүләкләнә.

Бу минутларда кунаклар алдында Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый. Минтимер Шәймиев һәм Фәрит Мөхәммәтшин чыгышлары да көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot