news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татарстанның балалар тәрбияләүдә иң яхшы спорт тренерларын бүләкләделәр

Бөтен республика спорт мәктәпләреннән 35 укытучы бүләкләргә лаек булды

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүген Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында "Спорт мәктәбенең иң яхшы балалар тренеры-2014" Республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Республика физик культура һәм яшүсмерләр спорты үзәге директоры Мөнирә Рәхмәтуллина катнашты.

"Бүгенге көндә тренер - ул спортчыларны төрле ярышларга әзерләүче генә түгел, спортчы өчен еш кына абыйсы, апасы, әтисе яки әнисе урынында булган кеше дә, - диде сәламләү чыгышында Шәйхетдинов. - Һәр кеше үзенең беренче тренеры, беренче остазын яратып искә ала. Бу, һичшиксез, бик зур хезмәт, чөнки спортта каникуллар һәм яллар булмый, төрле һава торышы шартларында, төрле объектларда эшләргә туры килә. Шәхси проблемаларны да читкә куясың, чөнки синең киңәшеңне, ярдәмеңне спортчы көткәнне беләсең". Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда 2879 тренер эшли, аларның 2195 штатта санала. Аларның тырыш хезмәте ярдәмендә узган ел 180гә якын республика спортчысы Бөтенроссия һәм дөнья дәрәҗәсендәге ярышларда җиңү яулады. "Бүгенге көндә Татарстаннан 500 кеше спортның төрле төрләре һәм төрле яшь категорияләре буенча Россия җыелмасы әгъзасы санала. Бу, һичшиксез, - сезнең казаныш", - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Искәртеп узабыз: республика смотр-конкурсы 2014 елның 2 июненнән 10 октябрьгә кадәр узды. Анда 59 спорт мәктәбеннән 101 тренер катнашты. Мөнирә Рәхмәтуллина белдергәнчә, конкурста бөтен республикадан спорт мәктәпләренең өчтән бере катнашкан.

Тренерлар спортның Олимпия һәм Олимпиянеке булмаган төрләре категорияләре буенча «Массакүләмлек», «Осталык», «Камиллек» һәм «Яшь тренер» номинацияләре буенча бәяләнгән. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурс спорт мәктәпләренең тренер-укытучысы вазифасының абруен арттыру, шулай ук укыту-күнекмәләр процессының нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру өчен үткәрелә.

Смотр-конкурсның эшче төркеме карары белән Татарстан шәһәрләре һәм муниципаль районнарыннан 35 тренер истәлекле бүләкләргә лаек булды. Аларның һәркайсына чәчәкләр, җиңүче яки призер дипломнары, шулай ук 5 меңнән 30 мең сумга кадәр күләмдә премияләр тапшырылды.                          

news_right_1
news_right_2
news_bot