news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татарстанлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уза

Чара “Россия юристлар ассоциациясе” иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге белән бергә оештырыла

 (Казан, 19 декабрь, «Татар-информ). РФ Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә “Бердәм юридик ярдәм күрсәтү көне” уза.
Чара “Россия юристлар ассоциациясе” иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге белән бергә оештырыла.
Республикада яшәүчеләргә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева, Татарстан Республикасы прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев, ТР прокуроры урынбасары Газинур Галимов, ТР юстиция министры Мидхәт Курманов, ТР Конституцион суды аппараты җитәкчесе Александр Васин консультация үткәрәчәк.
Бу чара 21 декабрьдә 9.00-17.00 сәгатьләрдә уза. Адрес: Казан шәәһре, Кремль урамы, 12/20 йорт, телефонар: (843)221-80-36, дип хәбәр итә Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100