Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Татарстанда югары уку йортлары арасында кампус төзү турында фикер алышалар
Бүген, 4 декабрьдә, А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ (КАИ) базасында Казанда югары уку йортлары арасындагы кампус төзүгә багышланган стратегик сессия ачылды. Ул 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Фикер алышуны ачып, ТР вице-премьеры – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров бүген Татарстанның көчле командасы составында булуына шат икәнен ассызыклады. «Безнең уңышыбыз шунда: без һәрвакыт өйрәнергә һәм үз хаталарыбыз өстендә эшләргә әзер», – дип атады ул төбәкнең экспертлар пулының көндәшлек өстенлеген.
«Бу (кампус төзү – Т-и искәрмәсе) – киләчәккә адым, иртәгәге көнгә адым», – диде Шамил Гафаров. Шул ук вакытта ул республикага алдынгы компанияләр һәм төбәкләрнең тәҗрибәсе белән иртәгәге көнгә атлавы мөһим булуын ассызыклады, чөнки аларның вәкилләре өч көн дәвамында кампус төзү турында фикер алышачак.
ТР вице-премьеры барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Казанда күпфункцияле фәнни-мәгариф кампусы төзү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк ведомствоара эшче төркем булдырырга кушуын хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз