news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Татарстанда кыш» проектының күчмә бренд-зонасы ачылды

Казанда «Татарстанда кыш» проектының күчмә бренд-зонасы ачылды
Фото: © Чулпан Шакирова, «Татар-информ»

Бүген Казанның «Черек күл» паркында «Татарстанда кыш» проектының күчмә интерактив бренд-зонасы ачылды. Бу фургонның республика шәһәрләре буйлап зур турнесы кысаларындагы беренче тукталышы булды. Аның бурычы – халыкка һәм туристларга ачык киңлекләрдә узачак кышкы чаралар турында сөйләү.

Зона паркның үзәк өлешендә, прокат бинасы һәм ресторан арасында урнашкан. Проект турында тулырак Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының вакыйгалар программалары кураторы Данил Данилов сөйләде.

«Бүген без «Черек күл» паркында интерактив бренд-зонаны ачып җибәрдек. Бу – зур сәяхәтнең беренче ноктасы. Биредә без башкала халкына һәм кунакларына Татарстанның кышкы чаралары турында сөйләячәкбез», – дип билгеләде спикер.

Зонага килүчеләр шулай ук активлыкларда да катнаша алачак. Кунакларны лотерея уйнарга чакыралар. Анда катнашучылар партнерлардан бүләкләр – табигать территорияләренә, экстремаль активлыкларга яки сәфәрләргә сертификатлар ота алачак.

Мәйданчыкның төп максаты – төбәкнең кышкы афишасы буенча күчмә навигатор булу. Проектның zima.tatar сайтында 1000нән артык чара тупланган.

Бренд-зона якшәмбегә кадәр «Черек күл» паркында булачак, ә аннан соң республика буйлап юлга чыгачак. Фургон уннан артык локациядә булачак, дип планлаштырыла. Маршрутның нокталары өстәмә рәвештә игълан ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot