Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Татарстан ЗАГСының элеккеге җитәкчесенә карата хөкем карары игълан ителде
Бүген Казанның Вахитов судында ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең элеккеге җитәкчесенә карата хөкем карарын игълан иттеләр, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Кирилл Гумиров.
ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең элеккеге җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллинаны шартлы рәвештә дүрт елга хөкем иттеләр. Шулай ук ул дәүләт хезмәтендәге вазифаларда эшләү хокукыннан мәхрүм ителде.
Моннан тыш, суд аның элеккеге урынбасары Ренат Әхмәтҗановны гаепле дип таныды һәм аны шартлы рәвештә 1 ел да 8 айга хөкем итте. Элеккеге баш бухгалтер Ландыш Шәрәфетдиновага карата шартлы рәвештә 1,5 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
Исегезгә төшерик, ведомство җитәкчелеге вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаепләнде, Нигъмәтуллина шулай ук мошенниклыкта шикләнелде. Тикшерү версиясе нигезендә, алар ТР ЗАГС хезмәткәрләренә архивларны цифрлаштырган өчен тиешле премияләрне алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз