news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстан Язучылар берлегенә 75 ел тулуны билгеләп үтәләр

“Әдәбиятыбызның үсеше һәрвакыттагыча телебезнең сакланышы, үсеше белән бергә бөтендөнья әдәби мохитенә үтеп керүенә дә, әдәби тәрҗемәнең торышына да бәйле”, - диде бүген Татарстан Язучылар берлеге рәисе И.Ибраһимов

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда “Казан” милли мәдәният үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең 75 еллык юбилее уңаеннан “XXI гасыр татар әдәбияты, татар әдәби теленең сакланышы һәм үсеш тенденцияләре” дигән фәнни-гамәли конференция ачылды. Җыен эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, язучылар, шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр катнашты. Фәнни-гамәли форум ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе һәм Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә оештырылган.

Бүгенге көндә Тарстан Язучылар берлеге төрле милләтләрнең бердәм әдәби гаиләсен тәшкил итүче 326 язучыны берләштерә. Берлекнең Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә бүлекләре бар, аның әгъзалары Мәскәүдә, Башкортстанда, Удмуртия, Мордовия, Чувашиядә, шулай ук Чиләбе, Пермь, Ульяновск, Киров, Төмән һәм Россиянең башка күп кенә төбәкләрендә яшәп иҗат итә. Соңгы елларда иҗат оешмасының сафлары талантлы яшь иҗат көчләре белән тулылануы татар әдәбиятына киләчәгенә өмет белән карарга ышаныч тудыра.

Илфак Ибраһимов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, тарихы дистәләрчә гасырларны колачлаган татар әдәбияты өчен 75 ел - ул бер кешенең уртача гомер озынлыгына тиң вакыт арасы гына. “Әмма шул вакыт эчендә генә дә гасырларга тиң вакыйгалар булып узды, никадәр ачышларга ирешелде. Безнең күз алдында сабан белән башланган гасыр космосны яулау, нанотехнологияләр чоры белән тәмамланды, глобальләшү кебек вакыйгалар башланды”, - диде рәис.

“Бөтендөнья әдәбияты һәм мәдәнияты мохитендә милли әдәбиятлар үз йөзен, үз төсен саклап калу, барыннан да бигрәк үз халкында, үз милләтендә үз-үзен саклап калу, үстерү өчен, рухи җаваплылык тәрбияләү кебек үтә дә катлаулы мәсьәләләрне хәл итә. Быелгы юбилей уңаеннан үткәрелә торган фәнни-гамәли конференция дә, әлбәттә, юбилей елы кысаларында гына кала алмый, язучыларыбыз, галимнәребез милли әдәбиятыбызның бүгенге хәле, аның төп асылы, әдәби телебезнең сакланышы һәм үсеше мәсьәләләре хакында ачыктан-ачык сөйләшү зарурлыгын әйтеп килде. Әлбәттә, милли әдәбият һәм телебез үсешенә кагылышлы мәсьәләләр – алар фән үзәге булган Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, югары уку йортлары коллективлары һәм аерым галимнәребезнең дә көндәлек кайгыртуында”, - дип билгеләп үтте Илфак Ибраһимов.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе сүзләренчә, галимнәр һәм язучылар белән үткәрелә торган мондый җыен әдәбиятка яңа буын язучылар һәм галимнәрнең килүе белән дә аңлатыла. “Әдәбиятыбызның үсеше һәрвакыттагыча телебезнең сакланышы, үсеше белән бергә бөтендөнья әдәби мохитенә үтеп керүенә дә, әдәби тәрҗемәнең торышына да бәйле. Бу мәсьәлә шулай ук җитлеккән һәм үзара фикер алышуны сорый”, - дип белдерде И.Ибраһимов. Һәм бүгенге форумга әзерлек максатында “Казан утлары” журналының унынчы санында әдипләрнең әсәрләре басылуын хәбәр итте.

И.Ибраһимов үз чыгышында күтәреп чыккан тел һәм әдәбият берлеге мәсьәләсенә тукталып, шуны әйтергә кирәк: җыенда татар поэзиясе, татар прозасы, гомумән алганда, татар әдәбиятына багышланган чыгышлар нәкъ менә әсәрләрнең тел ягыннан матурлыгы, эстетик корылышы һәм аларга хас кимчелекләр турында иде.

“Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, тел мәсьәләсе бик күп халыкларның йөрәк ярасы булып тора. “Шулай ук Россия җирлегендә тел мәсьәләсендә иза чигүче халыклар җитәрлек. Бездә дә проблемалар бар дип исәплим. Чөнки укучыларыбыз кими бара. Телнең сакланышы аның җәмгыятьтәге ихтыяҗына бәйле. Бүгенге көндә татар телендәге матбугат күп булып күренсә дә, аның саны кими бара. Мәсәлән, “Казан” журналы элек ике телдә чыга иде, хәзер аның татарчасы чыкмый. “Татарстан” журналы белән дә шул ук хәл, - диде ул.

Равил Фәйзуллин хәзерге вакытта матбугатка язылу баруын, әмма аның начар хәлдә булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, алдагы елларда ТР Мәдәният министрлыгы республика китапханәләренә “Казан утлары” журналын яздыра торган булган һәм моны баш мөхәррир нәтиҗәле алым дип саный. Бүген Равил Фәйзуллин утырышта катнашучы Зилә Вәлиева бу алымны кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать итте.

“Казан утлары” журналы баш мөхәррире шулай ук “2013 елда Казанда узачак Универсиада вакытында татар телен яңгыратырга иде” дигән тәкъдим белән чыкты. Аның фикеренчә, башкала кунаклары җирле халыкның теле белән танышып китәргә тиеш.

“Телнең үсеше дәүләтлелеккә бәйле, шулай ук халыкның милли үзаңы да зур роль уйный. Хәзер ата-аналарның, халыкның телен оныттыру хисабына, балаларын зур кеше итеп күрәсе килү теләге көчле. Телне оныту – ата-баба каберенә төкерүгә тиң ул”, - дип сүзен тәмамлады Р.Фәйзуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100