news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстан яшьләре форумы ачылды

“Без булдырабыз!”дип исемләнгән форум республикада дәүләт яшьләр сәясәтенә 15 ел тулуга багышлана

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Республикада Яшьләр елына “Без булдырабыз!” форумы нокта куячак. Татарстан яшьләре форумына бүген “Корстон”да тантаналы шартларда старт бирелде. Ике көн дәвам итәчәк җыенда соңгы 15 ел эчендә республикада алып барылучы дәүләт яшьләр сәясәтенә йомгак ясалачак. Форум эшендә республиканың балалар, яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм лидерлары, Татарстан данын Россия һәм Халыкара чараларда яклаучы сәләтле егет һәм кызлар, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палаталары әгъзалары, ТР Президенты Аппараты, муниципаль берәмлекләр вәкилләре, ТР Хөкүмәте әгъзалары катнаша. Бүген пленар утырышның мәртәбәле кунагы –Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев булды.

Комсомол оешмасы таркалганнан соң, Татарстанда яшьләрнең иҗтимагый оешмалары җыены тәүге тапкыр 1995 елда узган иде. Анда катнашучылар актуаль проблемаларны барлап, аларны чишү юлларын эзләде, илдә дәүләт яшьләр сәясәте урнашу чорында өстенлекле юнәлешләрне тәкъдим иткән иде. Бүгенге җыенда катнашучылар билгеләп узганча, үткән дистә елдан артык вакыт эчендә республикада яшьләр сәясәте социаль өлкәдә приоритетка әйләнде. “Без булдырабыз!” форумы, алар белдерүенчә, яшьләр, хакимият, бизнес-структуралар һәм гражданлык җәмгыяте институтлары арасындагы ачык диалог мәйданы булырга тиеш. Пленар утырышта ТР 15 ел эчендә дәүләт яшьләр сәясәте хакындагы төп доклад белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев чыгыш ясады.


Көннең икенче яртысында, форум делегатлары тематик мәйданнарда эшли. Программа бик тыгыз булачак. ТР Балалар оешмалары советы һәм Доброволецлар хәрәкәте координация советы, Яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте, ТР Сәнәгать предприятиеләре яшьләре кебек эре оешмалар үз эшчәнлекәренә йомгак ясап, хисап-сайлау конференциясе уздыра. ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы утырышында исә яшьләрнең 2010 елда узачак муниципаль сайлауларда катнашу чаралары эшләнәчәк. Программада ТР Яшьләр оешмалары Советы идарәсенең ачык утырышы, Патриотлар, ТР Доброволецлары, ТР Студентларының хезмәт отрядлары слетлары да каралган. Бүген шулай ук Татарстанның “Сәләт” яшьләр фонды белән Шаяннар һәм тапкырлар клубы 15 еллык бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Форум делегатлары “Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда гражданлык җәмгыяте институтларының бердәм хәрәкәте” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә дә катнаша.

Иртәгә форум кысаларында дәүләт яшьләр сәясәтенә 15 ел тулуга багышланган тантана узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100