Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Татарстан-Үзбәкстан» бизнес-форумында 200 компания катнаша
Казанда «Татарстан-Үзбәкстан» бизнес–форумы старт алды, анда 200 компания вәкилләре B2B-очрашулар уздырачак. Алар үзара файдалы элемтәләр таба һәм килешүләр төзи алачак, дип сөйләде журналистларга Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
«Бүген бездә Татарстан һәм Үзбәкстаннан 200ләп предприятие җыелды. Без үзебезнең керем күләмен һәм хезмәттәшлекне арттырырга тиеш. Бизнесменнар килгәч, алар B2B-очрашулар уздыра. Бу бик нәтиҗәле һәм безнең илләр арасында экспорт-импорт үсешенә зур плюс бирә», - дип билгеләде ул.
Аның сүзләренчә, Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше елдан-ел үсә бара һәм якынча 500 млн долларга җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз