news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Татарстан – уртак йортыбыз” дип аталган күргәзмә ачылды

Казанда “Татарстан – уртак йортыбыз” дип аталган күргәзмә ачылды

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең Күргәзмәләр залында төрле милләт рәссамнарының “Татарстан – уртак йортыбыз” дип аталган күргәзмәсе ачылды. Ул агымдагы елның 3 ноябрендә узачак Татарстан халыкларының икенче корылтаена багышланган һәм “Татарстан – уртак йортыбыз” этноэстафетасы кысаларында уза. Рәссамнар берлеге рәисе Абрек Абзгильдин хәбәр иткәнчә, күргәзмәгә 200 эш куелган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Айдар Гайнетдинов билгеләп үткәнчә, әлеге күргәзмә Татарстан халыклары корылтаена гына түгел, 4 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Бердәмлек көненә дә багышлана. “Бу күргәзмә зур әһәмияткә ия. Без монда Татарстан рәссамнарыннан төрле милләт вәкилләрен җыярга тырыштык. Күргәзмә берничә халыкның тормыш-көнкүрешен, яшәешен яктырта. Алар милләтләр арасындагы дуслыкны чагылдыра”, - диде ул. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: биредә картиналардан тыш, Сынлы сәнгать музееннан – графика, скульптура һәм кул эшләре дә куелган.

Рәссамнар берлеге рәисе Абрек Абзгильдин сүзләренә караганда, әлеге күргәзмә ике атна эчендә оештырылган. Ул күргәзмәне оештыруда катнашкан рәссамнарга рәхмәтен дә җиткерде. “Күргәзмәдә безнең 15 ел элек узган юлыбыз ярылып ята. Бүген рәссамнарга иҗат итү бик авыр. Һәр рәссамга юлын, яраткан героен табуын телим», - диде рәссам. Ул күргәзмәгә Искәндәр Рәфыйков, Альфред Әбдрәшитов, Илдар Зарипов, Шамил Шәйдуллин кебек билгеле иҗатчылар белән бергә Харис Якуповта аспирантурада белем алган яшьләрнең эшләре куелуын да хәбәр итте. “Монда карар әйбер күп. Иң мөһиме – без 2 ноябрьдә Түбән Новгородта да күргәзмә ачабыз. Анда тамашачы хозурына 60 картина тәкъдим ителә”, - диде Абрек Абзгильдин. Күргәзмәне ачуда катнашучылар ассызыклап үткәнчә, хәзер рәссамнар халык тормышына тирән үтеп керә башлады. Алар аны өйрәнеп, төрле жанрдагы әсәрләр иҗат итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot