news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстан текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләренең беренче съезды узды

Анда билгеләп үтелгәнчә, тармак предприятиеләренең җитештерү куәтен тулы көченә файдалану өчен республика эчендә кооперация элемтәләрен үстерү, дәүләт заказында катнашу, технологияләрне яңарту зарур

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанда җитештерелүче сәнәгать продукциясе күләмендә җиңел сәнәгатьнең өлеше 0,3 процент тирәсе генә. Тармак предприятиеләренең җитештерү куәтен тулы көченә файдалану өчен республика эчендә кооперация элемтәләрен үстерү, дәүләт заказында катнашу, технологияләрне яңарту һәм ныклы уйланылган маркетинг сәясәтен алып бару зарур. Бу бурычлар бүген Казанда Татарстан текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләренең беренче съездында куелды. “Казан ярминкәсе”ндә узган җыенның максаты–республикада сәнәгатьнең әлеге тармагын җанландыру һәм үстерүдә эшмәкәрләр, белгечләрнең көчләрен берләштерү, тармакта социаль сәясәтне тормышка ашыру.

Бүгенге көндә Татарстанның җиңел сәнәгать тармагы 560 текстиль һәм тегү производствосы оешмасын берләштерә. Шуларның 26 сы - эре һәм урта предприятиеләр. Тармак предприятиеләренең 90 проценттан артыгы шәхси милек формасында. Соңгы елларда илнең җиңел сәнәгать тармагында, шул исәптән Татарстанда да, җитештерүнең төшүе күзәтелде. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов сүзләренә караганда, җитештерүнең кимүе җиңел сәнәгать предприятиеләренең продукциясе беренчел кирәклелектә булмаганга, аларга кулланучылар арасында сорау кимү белән бәйле. Аның фикеренчә, тармакны тамырдан үзгәртү өчен уңайлы шартлар тудырырга, конкурентлыгын күтәрергә кирәк. Бу мәсьәләләрне хәл итүгә дәүләтнең ил җитештерүчесен яклауга юнәлдерелгән чаралары ярдәмендә генә ирешеп була, дип саный ук. Аерым алганда, контрафакт һәм контрабанда продукциясе белән көрәшне көчәйтергә, тармакта дәүләт-шәхси хезмәттәшлекне үстереп, субсидияләү, лизинг, инвестиция фондларын куллану схемасын актив эшләтергә кирәк булачак.

Съездда катнашучылар җиңел сәнәгать предприятиеләренә, хезмәткәрләре санына һәм җитештерү күләменә бәйсез рәвештә, гадиләштерелгән салым системасын куллану өчен РФ Салым кодексына өстәмәләр кертү, производствода кулланылучы чимал, фурнитура һ.б. керткән өчен пошлинаны бетерү, предприятиеләрне сезонлы тармакка кертү өчен вәкаләтле орган булдыру, җиңел сәнәгать продукциясен законсыз җитештерүчеләргә карата контроль органнары тарафыннан көрәшне көчәйтү тәкъдиме белән РФ Хөкүмәтенә чыгарга дигән карарга килде.

Республикада текстиль һәм җиңел сәнәгать тармагы проблемаларын хәл итүдә быелның август аенда төзелгән Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлегенә зур өметләр баглана. Бүгенге көндә берлек составына 200 дән артык хезмәткәр эшләгән 9 эре предприятие керә. Алга таба кече формада эшләүче тармак предприятиеләре дә бу сафларны тулыландырыр дигән өмет бар. Съездда билгеләп үтелгәнчә, бары берләшеп кенә тармак эшмәкәрләре үз мәнфәгатьләрен яклый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100