news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда «Татарстан – сыйфат территориясе» дигән халыкара форум уздырыла

Форумда катнашучылар халыкара менеджмент стандартларын куллану, товарларның сыйфатын тәэмин итү тәҗрибәсе хакында фикер алышачак.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). 5 декабрьдә Казанда «Татарстан – сыйфат территориясе» дигән халыкара форум уза. Ул «2017 елда Татарстанда сыйфат көннәре» чараларының бер өлеше булачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Форумда сыйфат өлкәсендә Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы белгечләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, сертификатлаштыру буенча экспертлар һ.б. катнаша. Алар халыкара менеджмент стандартларын куллану, «сакчыл җитештерү» мәсьәләләре, шулай ук товарларның сыйфатын, мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү тәҗрибәсе хакында фикер алышачак.

«Татарстанда сыйфат көннәре» дигән гомуми исем астындагы чаралар республикада 2004 елдан башлап ел саен үткәрелә. Алар сыйфат, персоналның квалификациясен һәм сертификациясен арттыру, менеджмент алымнарын үстерү һәм гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләрне үз эченә ала.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100