news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстан режиссерының «Тапшырылмаган хатлар» фильмын тәкъдим итәләр

Фильм беренче тапкыр февральдә «ТНВ» телеканалы аша тәкъдим ителсә дә, муниципаль кино оешмаларында фильмны күрсәтү уңышлы бара.

(Казан, 29 март, “Татар-информ”). 30 мартта «Мир» кинотеатрында республика Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан режиссеры Рөстәм Рәшитовның «Тапшырылмаган хатлар» премьерасы булачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильм Гадел Кутуй әсәре буенча төшерелгән. Беренче тапкыр ул февральдә «ТНВ» телеканалы аша тәкъдим ителсә дә, фильмны күрсәтү муниципаль кино оешмаларында уңышлы бара. Аны Татарстанның 32 районында 4000 тамашачы карарга өлгергән.

Фильмның төп герое Галия, медицина университетын тәмамлап, бүленеш буенча, Әдрәс авылына яшь белгеч булып эшкә кайта. Ул ташландык хәлдәге амбулаторияне торгыза. Ике баласы белән, яхшырак җиргә күчерүләрен өмет итеп, начар шартлардагы йортта яши. Әмма бервакыт бер хат аның тынычлыгын боза һәм тормышын яңадан карап чыгарга мәҗбүр җитә.

Фильмны күрсәтү тәмамлангач, иҗади төркем белән очрашу да булачак.

Башлана 19 сәгатьтә.

Керү 200 сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100