Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “Татарстан Республикасында трансплантологиягә 20 ел” исемле конференция узачак
Анда трансплантологиягә кагылышлы төрле мәсьәләләр күтәреләчәк
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). 17 нче декабрь көнне Казанда халыкара вәкилләр катнашында “Татарстан Республикасында трансплантологиягә 20 ел” юбилей республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Аны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, “Россия трансплантология ширкәте” трансплантологларның гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Казан дәүләт медицина академиясе, Республика клиник хастаханәсе оештыра.
Конференциядә Россия Федерациясендә трансплантология казанышлары, бөерне күчереп утырту проблемалары, Татарстанда терминаль бөер авыруларыннан интегүчеләргә ярдәм күрсәтү, трансплантацияләү өчен органнарны алганда суд-медицина хезмәте һәм башка мәсьәләләр күтәреләчәк.
Сәламләү сүзләре белән академик Шумаков исемендәге трансплантология һәм ясалма органнарның федераль фәнни үзәге директоры, баш трансплантолог, “Россия трансплантологик җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы рәисе С. Готье, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, КДМА ректоры Камил Зыятдинов һәм башкалар чыгыш ясар дип көтелә. Конференциядә шулай ук Рим Католик университетының хирургия бүлеге профессоры, бөерне трансплантацияләү бүлеге директоры Франко Читтерионың катнашуы ниятләнә.
Конференция Казан дәүләт медицина академиясендә узачак, дип хәбәр итә КДМА матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз