news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең V корылтае узачак

Казанда Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең V корылтае узачак

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 30 гыйнвар көнне Актерлар йортында Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең V корылтае була.

Көн кадагында берлек рәисе Ринат Таҗетдиновның бу иҗади оешманың алдагы еллардагы эшчәнлегенә багышланган хисап доклады һәм ревизия комиссиясе чыгышы тыңланачак. Көн тәртибенә театрлар берлегенә яңа рәис сайлау да кертелгән.

Билгеле булганча, 1939 елда Казанда “Бөтенроссия театр җәмгыятенең” Татарстан бүлеге оештырыла. Әлеге бүлек белән Дмитрий Любин, соңрак исә Хәлил Әбҗәлилов, Рәшидә Җиһаншина рәислек итә.

Бүгенге көндә берлектә биш йөзгә якын артист исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100