news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда “Татарстан Республикасы: тарих һәм хәзерге заман” фәнни-гамәли конференциясе уза
Җыенда катнашучыларга “СССРда милли дәүләт корылышы”, “ТРда фән, мәгариф һәм мәдәният казанышлары”, “Татарстанның социаль-икътисади үсеше: йомгаклар, перспективалар, өстенлекле юнәлешләр”, “Заманча Россиядә дәүләти-федератив мөнәсәбәтләр” секцияләрендә ка
Скопировать ссылку
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда агымдагы елның 26 маенда ТР Фәннәр академиясендә ТАССР оешуга 90 ел тулу уңаеннан “Татарстан Республикасы: тарих һәм хәзерге заман” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узачак. Бу хакта Татарстан парламентында узган ТАССР оешуның 90 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР Фәннәр академиясенең Баш гыйльми секретаре Дания Заһидуллина хәбәр итте.
Д.Заһидуллина сүзләренә караганда, форумның пленар утырышы Татарстан Фәннәр академиясендә узса, секция утырышлары башкаланың төрле мәйданчыкларында, шул исәптән ТР Дәүләт Советында да планлаштырыла. Римма Ратникова фикеренчә, әлеге конференция узганга караш ташлау гына булырга тиеш түгел, республиканың хәзерге торышына да бәя бирү зарури.
Аерым алганда, җыенда катнашучыларга “СССРда милли дәүләт корылышы”, “ТРда фән, мәгариф һәм мәдәният казанышлары”, “Татарстанның социаль-икътисади үсеше: йомгаклар, перспективалар, өстенлекле юнәлешләр”, “Заманча Россиядә дәүләти-федератив мөнәсәбәтләр” дип исемләнгән секцияләрдә катнашырга тәкъдим ителә.
Конференцияне оештыручылар, бу чарада катнашу өчен, республика, Россия һәм халыкара дәрәҗәдә танылган галимнәрне чакырырга ниятли. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, әлеге конференциягә бөтенроссия статусын бирү отышлы булачак. “Җыенның темасы бик кызыклы, без конференциянең асылын – Россия Федерациясенең субъекты оешу мәсьәләсен күз уңыннан ычкындырмаска тиеш”, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot