news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы»на суга сикерү ярышлары башланды

Казанда «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы»на суга сикерү ярышлары башланды
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Бүген, 10 ноябрьдә, Казанда Су спорт төрләре сараенда суга сикерү ярышлары – «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы» старт алды. Ярышлар программасы 10 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр — 4 көнгә исәпләнгән, дип хәбәр итә оештыручылар.

Турнир World Aquatics кагыйдәләре буенча уза.

Быел ярышларда катнашу өчен Татарстан башкаласына Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Электросталь, Пенза, Чиләбе өлкәсеннән, шулай ук Минскидан барлыгы йөзгә якын спортчы килгән.

Турнир бүләкләре трамплиннан шәхси һәм синхрон сикерү төрләрендә уйнатыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, турнирда 14-18 яшьлек юниорлар һәм 12-13 яшьлек Россия беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары катнаша.

Ярышлар программасы:

10 ноябрь (җомга):

  • 10.00 беренчел ярышлар;
  • 15.30 ачылыш тантанасы;
  • 16.00 финал;

11 ноябрь (шимбә):

  • 10.00 беренчел ярышлар;
  • 16.00 финал;

12 ноябрь (якшәмбе):

  • 10.00 беренчел ярышлар;
  • 16.00 финал;

13 ноябрь (дүшәмбе):

  • 10.00 беренчел ярышлар;
  • 16.00 финал.
news_right_1
news_right_2
news_bot