Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда "Татарстан" радиосының 90 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узачак
"Татарстан" радиосының юбилеена багышланган бәйрәмдә радиода төрле елларда хезмәт куйган кешеләр, радио тыңлаучылар, радио ветераннары һ.б катнашачак.
(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 7 ноябрь көнне 13:00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Татарстан" радиосының 90 еллыгына багышланган тантана оештырылачакк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Татарстан” радио тапшырулар хезмәте шеф-мөхәррире Рәзин Нуруллин хәбәр итте.
"Татарстан" радиосының юбилеена багышланган бәйрәмдә радиода төрле елларда хезмәт куйган кешеләр, радио тыңлаучылар, радио ветераннары һ.б катнашачак. Юбилей бәйрәме тарихи истәлекләр, котлаулар һәм җырлар белән үрелеп барачак.

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесында "Татарстан" радиосы тарихын чагылдырган фотолар белән танышырга мөмкин булачак. Шулай ук, театр фойесында язучы һәм рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Татарстан” радиосының балалар һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар мөхәррире Дания Гайнетдинова картиналарыннан торган күргәзмә дә эшлиячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз