news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татарстан Президентының иҗтимагый сайлау штабы ачылды

Штаб башлыгы Юрий Камалтынов шул хакта хәбәр итте.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда Татарстан Президентының иҗтимагый сайлау штабы ачылды. Штабның башлыгы, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов шулай дип белдерде.

«Безнең чакыруны игътибарсыз калдырмавыгыз һәм бүгенге көннән Татарстан Республикасы Президентына кандидат Рөстәм Нургали улы Миңнехановның рәсми төстә эшли башлаган территориаль иҗтимагый-сайлау штабы урнашкан бинага килгәнегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм», - дип мөрәҗәгать итте журналистларга Камалтынов.

20 июльдә Рөстәм Миңнеханов Үзәк сайлау комиссиясенә ТР Президентын сайлауда теркәлү өчен документлар тапшырган иде. Ул шулай ук Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларына үзенең сайлау штабы башлыгы Юрий Камалтыновны да тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot