Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Татарстан Президенты "МВЕН" фирмасы” авиапредприятиесе эшчәнлеге белән танышты
Рөстәм Миңнеханов җитештерү мәйданнарын, тәҗрибә эшчәнлеге, җиһазлар, цехларны карады.
(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "МВЕН" фирмасы” авиапредприятиесендә булды һәм җитештерү эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Предприятие ике юнәлештә эшли. Беренчесе - төрле парашют системаларын серияле рәвештә, шул исәптән экипажларны коткару өчен тиз эшләүче парашют системаларын (БПС) җитештерү, икенче юнәлеш - полимер-композит материалларыннан очу аппаратларын җитештерү.
Рөстәм Миңнеханов җитештерү мәйданнарын карады, тәҗрибә эшчәнлеге, җиһазлар, цехлар белән танышты.
"МВЕН" фирмасы” ҖЧҖ генераль директоры Виктор Ермоленко Рөстәм Миңнехановка самолетлар төзү өлкәсендәге эшчәнлек турында сөйләде. Бүген предприятиедә МВЕН-2 "Фермер" җиңел авыл хуҗалыгы самолеты җитештерелә. Кырларга сиптерү өчен МВ-500 самолеты да бар. МВЕН-2 "Фермер"га караганда ул авыррак йөк күтәрүгә сәләтле.
Шулай ук Татарстан Президентына күп максатлы дүр урынлы МВЕН-3 "Мурена" самолетын да күрсәттеләр. Аның рәсми презентациясе быел август аенда "АКТО" күргәзмәсендә узды. "МВЕН" белгечләре яңа турбореактив бизнес классындагы Е-020 самолетын төзү эшен дә дәвам иттерә.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчелеге, республика министрлыклары вәкилләре белән Татарстанда кече авиацияне үстерү өлкәсендәге мәсьәләләр турында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз